15 февральдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулуга багышланган батырлык дәресе узды.
Тәрбиячеләр балаларга Әфган сугышы вакыйгалары һәм совет солдатларының батырлыклары турында сөйләделәр. Шулай ук балалар рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Чара әхлакый культура формалаштыруга, үз халкыңның тарихи хәтеренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән иде.
Шулай ук бу көнне тернәкләндерү үзәгендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби сәгать узды. Китапханәдә китап күргәзмәсе булдырылган иде.