Татарстанда «Абилимпикс»та катнашучыларны эшкә урнаштыручы иң яхшы эш бирүчеләр рейтингын төзеделәр

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

13 февральдә «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең региональ рейтингында катнашучы оешмаларның эшчәнлеген бәяләү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Мондый рейтинг беренче тапкыр төзелә, моннан соң ул ел саен булачак.

Чараның максатлары – эш бирүчеләрне инвалидларны эшкә алуга стимуллаштыру, эшләүче инвалидлар санын арттыру.

2023 елда эш нәтиҗәләре буенча төбәк рейтингында катнашу өчен анкеталарын 5 оешма җибәргән иде:

- С. П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – ГАҖ «Туполев» филиалы;

- «Казан вертолет заводы» АҖ;

- «Казан радиомеханика көллияте» ДАҺББУ;

- «Казан педагогика көллияте» ДАҺББУ;

- «3 нче санлы Казан икмәк заводы» АҖ.

Эш бирүчеләрне бәяләү Россия Хезмәт министрлыгының 2021 елның 29 декабрендәге 927 номерлы боерыгы белән расланган методика критерийлары буенча үткәрелә.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – С. П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – ГАҖ «Туполев» филиалы һәм «Казан педагогика көллияте» ДАҺББУ;

2 урын – «Казан вертолет заводы» АҖ;

3 урын – «3 нче санлы Казан икмәк заводы» АҖ;

4 урын – «Казан радиомеханика көллияте» ДАҺББУ;

Өч оешманың анкеталары бөтенроссия рейтингында катнашу өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International