«Юлдаш» интернат-йорты халкы чаңгы узышлары буенча фестивальдә катнашты

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар чаңгы ярышлары буенча шәһәр фестивалендә катнаштылар. Мондый ярышлар ел саен үткәрелә. Анда профессиональ спортчылар гына түгел, ә кышкы спортны яратучылар да катнаша ала.

Фестивальдә «Юлдаш» интернат-йорты исеменнән Юрий Ходаков, Илья Патыев һәм Тәскирә Сумуткина катнаштылар. Дистанцияне узып, алар көне буена җитәрлек энергия алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International