Россиядә Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы «Гаилә кыйммәтләре» дигән викторина үткәрде.
Чарада социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Гаиләләргә танып белү конкурслары тәкъдим иттеләр. Дәрес гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән.