Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Чулпан Бадьина аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән бармак терапиясе элементлары белән пластилинография дәресе үткәрде.
Пластилин белән эшләү – олылар өчен гади, үтемле һәм эффектив шөгыль. Бу материал белән эшләгәндә, алар иҗат аша үз хис-тойгыларын, кәефләрен белдерергә өйрәнәләр. Мондый чаралар кул моторикасын, хәтерне бик яхшы үстерә, өлкән яшьтәге кешеләрнең баш мие эшен стимуллаштыра.