ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2024 ел
җомга

11–31 гыйнварда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без бергә!» VI Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Быел Россиянең 60 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Казахстаннан ике мең гариза килде.

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге базасында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән һөнәри бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева котлады. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары концерт программасы бүләк иттеләр.

7 июньдә Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында полициянең өлкән лейтенанты Диана Захарова белән очрашу узды. Ул балалар белән «Наркотиклар. Җинаяти һәм административ җаваплылык» темасына әңгәмә үткәрде.

Социаль хезмәткәр көне алдыннан К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында концерт программасы һәм тармак белгечләрен тантаналы хөрмәтләү узды.

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесенең гаиләсе Уфада узган «Это у нас семейное» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналыннан кайтты. Идел буе федераль округының 14 субъектыннан 400дән артык гаилә дүрт көн эчендә үзләрен максималь күрсәтү өчен килде. Бу сәяхәт-ярышлар, аралашу, танышу, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру тәҗрибәсе.


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

6 июньдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин 2 нче Балык Бистәсе мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «Интернетта белдерүләрне ничек дөрес урнаштырырга».

5 июньдә «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итү иҗтимагый хәйрия фонды күпбалалы гаиләләрдәге, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ведомствоара исәптә торучы балаларга Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасына бушлай керү көнен оештырды.

5 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Чиста шәһәр» акциясен үткәрделәр.

6 июньдә, Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү алдыннан, Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль тармак белгечләре катнашында бәйрәм чарасы узды. Анда Түбән Кама районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе Илдар Рамазанов һәм районның социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко да катнашты.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс узды. Аны практикант Алина Шәрәфетдинова үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International