5 июньдә «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итү иҗтимагый хәйрия фонды күпбалалы гаиләләрдәге, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ведомствоара исәптә торучы балаларга Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасына бушлай керү көнен оештырды. Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире һәм социаль педагогы озатуында 15 бала Казанга килде.
Экскурсия вакытында балалар хайваннар һәм кошлар тормышы турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Экскурсовод балаларга хайваннар һәм кошларның гадәтләре, яшәү рәвеше турында сөйләде.