7 июньдә Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында полициянең өлкән лейтенанты Диана Захарова белән очрашу узды. Ул балалар белән «Наркотиклар. Җинаяти һәм административ җаваплылык» темасына әңгәмә үткәрде.
Полиция хезмәткәре балаларга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искә төшерде, бу зарарлы гадәтләрнең куркыныч булуын аңлатты. Әңгәмә кунакның һөнәри эшчәнлегеннән конкрет мисалларга һәм фактларга нигезләнгән иде. Очрашуда тормыш һәм сәламәтлек иминлеге темасы күтәрелде. Тәрбияләнүчеләр җинаяти җаваплылыкның нинди яшьтән башлануын, җинаять эшләренең нинди нәтиҗәләргә китерүен белделәр.
Балалар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм барлык сорауларга җаваплар алдылар.