«Изгелек» үзәгендә экологик акция үткәрелде

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

5 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Чиста шәһәр» акциясен үткәрделәр.

Чара башында белгеч Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне традицион рәвештә 5 июньдә билгеләп үтелә дип сөйләде. Бу көнне дөньяда әйләнә-тирә мохит проблемалары буенча форумнар һәм конференцияләр уза, тыюлык зоналарына һәм милли паркларга экскурсияләр оештырыла, территорияләрне җыештыру буенча чаралар үткәрелә.

Аннары социаль хезмәтләр алучылар үзләре тирә-якны чүп-чардан чистарттылар. Барысы да туган шәһәр экологиясенә керткән өлешләреннән канәгать калдылар.

Чарада 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International