Министрлык вәкиленнән укучылар өчен чираттагы Цифр дәресе

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

6 июньдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин 2 нче Балык Бистәсе мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «Интернетта белдерүләрне ничек дөрес урнаштырырга».

Дәреснең максаты – цифрлы грамоталылык, куллану һәм экологик аңлылык дәрәҗәсен күтәрү һәм Интернетта белдерүләр урнаштыру күнекмәләрен алу. Моннан тыш, укучылар контент урнаштыруның төп хокукый һәм этик кагыйдәләре турында күзаллау алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International