Алабуга районы социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2024 елның 7 июне, җомга

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге базасында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән һөнәри бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева котлады. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары концерт программасы бүләк иттеләр.

Социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашниковага һәм табиб-педиатр Асия Гыйләҗевага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды.

«Астра» үзәгенең иң яхшы хезмәткәрләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, профессиональлеге һәм үз вазифаларын намуслы башкарганнары өчен Министрлыкның рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International