Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр матур эшләнмәләр ясадылар

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс узды. Аны практикант Алина Шәрәфетдинова үткәрде.

Мондый чаралар учреждениедә даими үткәрелә һәм алардан зур файда күрәләр: иҗади дәресләр яшәүчеләрдә вак кул моторикасын яхшырта, кәефне күтәрә, уңай аралашырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International