11–31 гыйнварда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без бергә!» VI Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Быел Россиянең 60 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Казахстаннан ике мең гариза килде.
Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучылар Виталий Алексеев, Софья Зубкова, Флера Нугманова, Екатерина Вахрушева да катнаштылар. Алар барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
Фестивальдә катнашучыларны әзерләгәннәре, иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм мәдәни кыйммәтләрен саклауга керткән өлеше өчен үзәк директоры һәм конкурска әзерләгән педагоглар рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән Данис Рәҗәпов һәм Илья Курков да фестивальдә катнаштылар.