«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге базасында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Гаилә елы кысаларында Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеме өчен гаиләгә кыйммәт буларак мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән яңа дәресләр блогы башланды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар тәрбияче Ирина Телицына белән күрше Алексеевск районында ике музейда булдылар.
3 июньдә Халыкара велосипед көне билгеләп үтелә. Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Корнева һәм Наилә Дәүләтшина тәрбияләнүчеләр өчен «Барысы да велобәйрәмгә» спорт күңел ачулары оештырдылар.
5 июньдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган мавыктыргыч викторина узды.
5 июньдә Яр Чаллыда социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды. Яр Чаллы шәһәре башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул учреждениеләрнең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне – экологик бәйрәм, ул әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә һәм кешеләрне аны саклау буенча актив гамәлләргә этәрергә тиеш. Ул ел саен 5 июньдә билгеләп үтелә. Бу көнне 2 нче социаль участокта Кайбыч районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә үткәрделәр.
5 июньдә Яр Чаллы шәһәрендәге Тантаналар сарае базасында «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырды. Чара Социаль хезмәткәр көненә багышланган.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Чиста шәһәр» акциясен үткәрделәр.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 54 918 вакансия тәкъдим итә.