«Опека» үзәге хезмәткәре конкурста җиңгән өчен диплом белән бүләкләнде

2024 елның 7 июне, җомга

Социаль хезмәткәр көне алдыннан К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында концерт программасы һәм тармак белгечләрен тантаналы хөрмәтләү узды.

Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Эльвира Юнысова «Наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерүнең иң яхшы практикасы» номинациясендә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының республика этабында беренче урынны яулады. Ул ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International