Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Компьютер ликбезы» технологиясен гамәлгә ашыралар. Дәресләрне тәрбияче Ксения Хваткова үткәрә. Аның җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар компьютерда эшләү нигезләрен өйрәнәләр. Күпләрнең смартфоннары булганлыктан, аерым дәресләр гаджетларны өйрәнүгә багышлана. Тәрбияләнүчеләр фото һәм видео төшерәләр, туганнарына һәм танышларына җибәрәләр, скайп аша аралашалар.
9 июньдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Сабантуй бәйрәме узды. Аны тәрбиячеләр Марина Сәгыйдуллина һәм Елена Зверева үткәрде.
Гаилә елы кысаларында 10 июньдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар белән Сабантуй үткәрделәр.
12 июнь эшләми торган бәйрәм көне булачак. 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе хезмәткәрләре «Хатирәләр терапиясе» программасы буенча чаралар үткәрә.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Казанда Башир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар. Анда ике меңнән артык кеше катнашкан зур балалар фестивале узды.
Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь инвалидлар өчен көндезге тору төркеменең чыгарылыш кичәсе булып узды.
Бүген Казанда Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Тармак хезмәткәрләрен концерт һәм хөрмәтле кунаклардан котлаулар белән сөендерделәр.
8 июнь Россиядә ярдәмчел һәм битараф булмаган, мохтаҗ булганнарга ярдәм итүне үз эшләре итеп сайлаган кешеләрне – социаль хезмәткәрләрне берләштерә.
7 июньдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм программасы «Мирас» вокаль-хореография ансамбле чыгышы һәм Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовның котлавы белән башланды.