6 июньдә, Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү алдыннан, Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль тармак белгечләре катнашында бәйрәм чарасы узды. Анда Түбән Кама районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе Илдар Рамазанов һәм районның социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко да катнашты.
Күпьеллык намуслы хезмәте, нәтиҗәле һәм кимчелексез хезмәте өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Түбән Кама районы башлыгының, социаль яклау идарәсе, «Шәфкать» үзәгенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тармакның күренекле хезмәткәрләренә бирелде.
Концерт номерлары белән кунаклар алдында «Илһам» татар эстрада ансамбле артистлары чыгыш ясады.