ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

17 июньдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече акция үткәрде. Чара яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше культурасын һәм наркотикларга һәм башка зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәтне формалаштыруга юнәлдерелгән.

«Демография» милли проекты өлкән яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру өчен барлык шартларны да тудыра. Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре карауга мохтаҗ барлык гражданнарны озак вакытлы карау системасы белән колачларга омтыла.


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

«Ашит» табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова Арчадагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик экскурсия үткәрде.

Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Гаилә елы кысаларында шундый исем астында акция үткәрделәр.

Югары Осланда беренче тапкыр гадәти булмаган мода күрсәтү узды. Подиумга мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әниләрне, инвалид әниләрне һәм менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Төрле төстәге дөнья» клубында катнашучыларны чакырдылар.

17 июньдә Бөгелмә шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре өчен цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык буенча дәрес үткәрелде. Чара Россия Цифрлар министрлыгының «Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәт проекты кысаларында оештырылды.

Балаларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру, шашка белән кызыксынуны арттыру максатыннан 17 июньдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән яшьтәге гражданнар һәм приют тәрбияләнүчеләре арасында шашка турниры узды.

15 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә Сабантуй узды. Чарада «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары да катнашты.

Бүген Югары Ослан районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының профилактика системасы субъектлары катнашында чираттагы утырышы узды. 11 балигъ булмаган бала тәрбияләүче өч күпбалалы гаиләгә сигнал карталары каралды.

Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә наркотиклардан файдалануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне кысаларында «Наркотикларсыз тормыш»дигән наркотикларга каршы айлыкка кушылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International