Теләче районында 60 кеше озак вакытлы карау социаль пакеты хезмәтләрен ала

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

«Демография» милли проекты өлкән яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру өчен барлык шартларны да тудыра. Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре карауга мохтаҗ барлык гражданнарны озак вакытлы карау системасы белән колачларга омтыла.

Бүгенге көндә 60 социаль хезмәт алучы бушлай озак вакытлы карау социаль пакетыннан файдалана. Ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, алар өйдә балансланган социаль хезмәт һәм медицина ярдәме алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International