«Ашит» табигать тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова Арчадагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик экскурсия үткәрде.
Балаларга экологларның су, һава һәм туфракның сыйфатын ничек тикшерүләре турында сөйләделәр. Лаборатория белгечләре микроскоп белән таныштырдылар һәм кечкенә табигать сөючеләргә төрле экспериментларда катнашырга мөмкинлек бирделәр.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре әйтүенчә, мондый чаралар балаларның табигать турында белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә, танып белү активлыгын һәм кызыксынучанлыгын үстерә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.