Минзәлә районы социаль хезмәт күрсәтү үзәге наркотикларга каршы акциягә кушылды

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

17 июньдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече акция үткәрде. Чара яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше культурасын һәм наркотикларга һәм башка зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәтне формалаштыруга юнәлдерелгән.

Акция кысаларында тематик буклетлар таратылды. Чарада барлыгы 42 балигъ булмаган бала катнашты.

18 июньдә Юрт авыл җирлеге базасында балалар белән зарарлы гадәтләрне профилактикалау буенча әңгәмә үткәрелде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә волонтерлар катнашында «Наркомания – тормыш куркынычы» стенды ясалды.

Наркоманияне профилактикалау буенча чаралар циклы дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International