«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә цифрлы грамоталылык буенча дәрес үткәрделәр

2024 елның 18 июне, сишәмбе

17 июньдә Бөгелмә шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре өчен цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык буенча дәрес үткәрелде. Чара Россия Цифрлар министрлыгының «Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәт проекты кысаларында оештырылды.

Чараның максаты – мәгълүмати куркынычсызлыкның гомуми дәрәҗәсен күтәрү, Интернет киңлегендә дөрес тәртипкә өйрәтү.

«Ак Барс Банк» ГАҖнең чакырылган белгече катнашучыларга интернет-мошенниклык төрләре, мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә хокуксыз һөҗүмнәрдән саклану ысуллары турында сөйләде. Аннары финанс куркынычсызлыгы, мобиль янаулар, телефон алдаулары буенча видеоматериаллар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International