Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре өчен төзелеш гипермаркетына экскурсия оештырдылар.
Бүген Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең медицина профилактикасы буенча табибы Александра Скрипко социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары һәм үзәк хезмәткәрләре өчен «ВИЧ-инфекцияне профилактикалау» темасына интерактив лекция үткәрде.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 1 нче социаль участокта тарихи хәтер сәгате үткәрде. Чара балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча «Заманның тере бәйләнеше» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Бүген Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган чара булып узды. Дәресне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Мария Исаева үткәрде.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй узды. Гаилә парларын мондый мәдәни чараларга җәлеп итү аларның кәефен күтәрә генә түгел, ә гаилә белән аралашудан шатлык кичерергә дә ярдәм итә.
Бүген Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында планлы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелде.
18 июньдә балалар ял итү мәйданчыгы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева «Һөнәри рулетка» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрде. Чара 1 нче социаль участокта узды.
«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Гаилә елына багышланган чаралар үткәрү яхшы традициягә әверелде. Бу юлы чара Романовлар һәм Сөләймановлар гаиләләренә багышланган иде. Алар үз гаиләләренең барлыкка килү тарихы белән уртаклаштылар.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Мария Исаева һәм «Волонтер» үзәге «Наркотиклар куллануның зыяны турында» мәгълүмати кампания үткәрделәр. Чаралар педагогия училищесы мәйданчыгында узды.
18 июньдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә җәмгыятьтә законнар турында вебинар узды.