Ата-аналар өчен киңәшләр

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Гаилә елы кысаларында шундый исем астында акция үткәрделәр.

Төп игътибар төрле профилактик исәп-хисап төрләрендә торучы гаиләләргә, инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә һәм күпбалалы гаиләләргә бирелде.

Әти-әниләр белән җәйге чорда мәшгульлек һәм сәламәтләндерү, балигъ булмаганнарның файдалы ялын оештыру турында профилактик эш алып бардылар. Шулай ук акциядә катнашучылар мәгълүмати буклетлар алдылар.

Гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрделәр, торак йортларда һәм мунчаларда кулланылган җылыту системаларының һәм элек урнаштырылган автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International