«Изгелек» тернәкләндерү үзәге шәһәр Сабантуенда катнашты

2024 елның 18 июне, сишәмбе

15 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә Сабантуй узды. Чарада «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары да катнашты.

Хезмәт буенча инструктор үз карамагындагылар белән бисер үрү техникасында башкарылган кул эшләре күргәзмәсен оештырды. Эшләнмәләр арасында хатын-кыз бизәнү әйберләре, интерьер агачлары, уенчыклар бар иде.

Шәһәр бәйрәмендә «Изгелек» үзәгеннән биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International