ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2024 ел
җомга

Район мәдәният йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Районның иҗат коллективлары җыелганнарга искиткеч концерт номерлары бүләк иттеләр.

Әлмәтнең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй узды, анда социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Алар арасында шулай ук гаилә парлары да бар иде.

Бүген Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгече Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге фельдшеры белән берлектә аз хәрәкәтләнүче гражданның өендә Карау мәктәбенең чираттагы дәресен үткәрде. Дәрес актуаль тема буенча оештырылды.

Корбан бәйрәме уңаеннан Югары Осланда балалар бәйрәме узды. Соңгы биш елда ул район мәдәният йорты янындагы паркта уздырыла. Һәр тапкыр «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аны оештыруга бик җитди карыйлар. 

20 июньдә Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортында «Гаилә белән ял көннәре» акциясе узды.

Арчаның « Өмет чаткысы » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Show-Time» цирк тамашасына бару оештырдылар. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яфраклардан аппликацияләр ясау буенча мастер-класс узды. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара уздырдылар.


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты хезмәтне саклау өлкәсендә конкурслар үткәрә.

Июнь аенда Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр X «Үзеңдә кеше тәрбиялә!» балалар спартакиадасында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International