Бүген Югары Ослан районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының профилактика системасы субъектлары катнашында чираттагы утырышы узды. 11 балигъ булмаган бала тәрбияләүче өч күпбалалы гаиләгә сигнал карталары каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча консилиум әгъзалары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алдында өч балигъ булмаган бала белән бер гаиләне ведомствоара исәпкә кую турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә карар кылдылар. Ике гаиләне социаль ярдәмгә алырга тәкъдим ителде.
Бүген Югары Ослан муниципаль районында «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» системасында 10 гаилә тора, аларда 18 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.