Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләрне мода тамашасына чакырдылар

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Югары Осланда беренче тапкыр гадәти булмаган мода күрсәтү узды. Подиумга мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әниләрне, инвалид әниләрне һәм менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Төрле төстәге дөнья» клубында катнашучыларны чакырдылар.

Чараны оештыручылар арасында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Яхшы кешеләр» хәйрия хәрәкәте, район мәдәният йорты.

Барлык балалар да оештыручылардан бүләкләр алдылар, ә катнашучыларга чәчәкләр тапшырдылар һәм профессиональ фотограф белән шәхси фотосессиягә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International