Әтнә муниципаль районында ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелә. Быел чара Г. Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры базасында узды. Гаилә парлары өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Иң игелекле һәм җылы сүзләр озын һәм тигез гаилә юлын үткән кешеләргә карата яңгырады.
Сәхнәгә 50 елдан артык никахта яшәгән гаиләләр чакырылды. Алар хөрмәт һәм мактауга лаек.
Гаилә бәйрәме чыгышлар, матур җырлар, бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Чараны оештыруда «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә катнашты.