11 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Аеклык – көчле кешеләр сайлаган юл» темасына профилактика сәгате үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Дәреснең максаты – балигъ булмаганнарда үз сәламәтлекләренә сакчыл караш формалаштыру.
Тыңлаучылар алкогольнең организмга ничек тәэсир итүен, спиртлы эчемлекләр эчүдән нинди зыян булуын белделәр.
«Сәламәт Россия – уртак эш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында катнашучыларга мультипликацион фильм тәкъдим ителде.