Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Утар балалар интернат-йортында спорт бәйрәме узды.
Җылынудан соң катнашучылар ярышларга керештеләр. Тәрбияләнүчеләр ике командага бүленгән иде. Алар хәрәкәтчән уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Шулай ук футбол һәм баскетбол буенча иптәшләрчә матчлар үткәрделәр.
Барлык катнашучыларны бүләкләделәр. Һәр команда күтәренке яхшы кәеф алды.