Яшел Үзән районы учреждениеләрендә социаль хезмәт күрсәтү шартларын тикшерделәр

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча күчмә утырышы узды.

Яшел Үзән муниципаль районында социаль учреждениеләргә бару барышында Иҗтимагый совет әгъзалары сыйфатны бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча искәрмәләрне бетерү барышы белән таныштылар, шулай ук гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, шул исәптән аларның аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлылыгы, яхшырту юллары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International