95 яшькә кадәр яшәү бәхете һәркемгә дә бирелми. Миңниса Бәдретдиновага бәхет елмайган. Аны начар ишетүе генә борчый – кычкырып сөйләшергә туры килә.
Миңниса Бәдретдинова Әлмәт районының Мәмәт авылында," күпбалалы гаиләдә туып үскән. Ул беркайчан да кияүдә булмаган, аның балалары юк. Картлык көнендә аны абыйсы карый, ә аның үлеменнән соң ул туганы белән яши башлый.
«Миңниса апаның тормышын җиңел дип атап булмый. Күп кенә тормыш авырлыкларын кичерергә туры килә, ләкин ул беркайчан да беркемгә дә үпкәләми. Безнең Миңниса апа бик игелекле кеше, кешеләргә хөрмәт белән карый. Гомере буе ул мәктәптә җыештыручы булып эшли, авылдашлары аны хөрмәт итә», – дип сөйли аның туганы.
Өлкән кешене 95 яшьлеге белән котларга Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Алеева, социаль яклау бүлеге башлыгы Алинә Матвеева, Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Илнур Гаязов, Ветераннар советы рәисе урынбасары Галина Дудкова килде.