Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркеменең чираттагы дәресендә социаль-көнкүреш адаптациясе программасы кысаларында җәй көне суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Төркем әгъзалары комплекслы үзәк белгечләре белән Югары Ослан пляжында булдылар, файдалы итеп вакыт үткәрделәр, ял итүдән һәм табигатьтән рәхәтлек алдылар, шулай ук суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә, кирәк булганда үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен белергә кирәклеген үзләштерделәр.