Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә учреждение тәрбияләнүчеләре «Татавтодор» ААҖдә булдылар.
Предприятиенең баш инженеры объектлар буенча танып белү экскурсиясе үткәрде, лаборатория хезмәткәрләре юл япмасына экспертиза үткәрү турында сөйләделәр. Балалар компьютерның предприятиедәге барлык эшләрнең барышын күзәтеп торуын күрделәр.
Яшүсмерләрне мондый мөһим объектта эшләү өчен кайда белем алырга кирәклеге кызыксындырды.