Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмне котлау сүзләре белән Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова ачты.
Бәйрәмдә озак еллар бергә яшәгән гаиләләр хөрмәтләнде. Һәр гаилә чара кунаклары белән озын һәм бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклашты.
Чакырылган артистлар һәм социаль хезмәтләр алучылар башкаруында музыкаль һәм бию номерлары яңгырады. Чарада катнашучыларның барысына да ромашкалар тапшырылды. Гаилә парлары шулай ук тәмле бәйрәм күчтәнәче алдылар.