ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәттә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй узды. Муниципаль район башлыгы исеменнән кунакларны Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова сәламләде.

Ел саен 12 июльдә Фотографлар көнен билгеләп үтәләр. 2018 елдан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «ФотоСтудия» түгәрәге эшли. Анда социаль хезмәт алучылар сыйфатлы фотога төшәргә өйрәнәләр.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында интерьер өчен роза ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Мәдәни ялны оештыручы Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар зур чәчәк рәвешендә яктырткыч ясадылар. 


12
июль, 2024 ел
җомга

2024 елда Татарстан Республикасы «Химик анализның иң яхшы лаборанты» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабын уздыру мәйданчыгы итеп билгеләнде. Конкурс 19–23 август көннәрендә Алабугада, «Алабуга Политех» җитештерү-белем бирү үзәгендә узачак.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Һәркем өчен спорт» проекты кысаларында яңа урам спорт мәйданчыгы җиһазландырылган. Хәзер анда спорт-сәламәтләндерү чаралары уза. Мәсәлән, интернат-йорт хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен саф һавада зарядка һәм спорт эстафетасы оештырды.

Оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмашынучы ихтыяҗын билгеләү максатыннан 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җылылык бүләк ит» бөтенроссия акциясе кысаларында кулдан эшләнгән сабын ясау буенча мастер-класс узды. Чарада катнашучылар – приютта тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бармаклар белән уйныйбыз – сөйләм үстерәбез» дигән ата-аналар сәгате-практикум узды.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләрнең көндезге актив мәшгульлеген тәэмин итүче көндезге тору бүлеге эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International