Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юристы Булат Сөнгатуллин гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында көндезге тору төркемендә катнашучылар белән «Кеше хокуклары» мәгълүмати-хокукый сәгате үткәрде.
Консультация хокукый мәгърифәтчелеккә, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Социаль хезмәт алучыларга гаиләдәге хокуклар һәм бурычлар турында сөйләделәр. Дәрестән соң катнашучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.