6 августта Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Аралашудагы кыенлыклар белән идарә итү» темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада «Үзенекеләр арасында үзенеке» психологик уен уйнадылар.
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-аналык һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәге филиалында булды.
Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт имзалаучы гражданнар хәзер 1,7 млн сумга кадәр түләү ала ала. РФ Президенты Владимир Путинның яңа указы нигезендә МХО зонасында 1 августтан алып ел ахырына кадәр хезмәт итүгә контракт төзегән хәрбиләр 400 мең сум күләмендә федераль түләү алачак.
3 августта Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты хезмәткәрләре гадәттәгечә Алабугада узган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнаштылар. Ярминкәдә педагогларның сизгер җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр кулы белән эшләнгән эшләнмәләр күрсәтелде.
«Антонов бакчалары» проектына нигез салучы Ренат белән Айгөл биш бала тәрбияләп үстерәләр һәм бергәләп ял итәргә вакыт табалар. Аларның зур һәм тату гаиләсе күпләр өчен үрнәк. Шәйхәйдаровлар - «Антоновка» гаилә театрының өлкәннәр составы артистлары.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Ничек итеп мошенниклар корбаны булмаска» дигән видеодәрес узды. IT-җинаятьләр кылуның иң киң таралган ысуллары, цифрлы технологияләр кулланып урлау куркынычлары һәм алардан саклану ысуллары турында сөйләделәр.
Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре айның соңгы ишегалды уеннарын үткәрделәр. Алар Наласа авыл җирлегендә, мәктәпнең урам территориясендә үтте.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре, аларның балалары һәм интернат-йортта яшәүчеләр ярдәм акциясендә катнаштылар. Алар барысы бергә төрле файдалы үләннәр киптерделәр һәм аларны чәй пакетларына тутырдылар. Үлән чәйләрен махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрәчәкләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча чираттагы мастер-класс узды. Картиналар өчен җәйге тема сайладылар.
Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән «Мошенниклыкны профилактикалау» темасына мәгълүмати эш алып баралар.