Минзәләнең социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психологик уен уздырдылар

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

6 августта Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Аралашудагы кыенлыклар белән идарә итү» темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада «Үзенекеләр арасында үзенеке» психологик уен уйнадылар. Аның максаты – балаларны үзләренең һәм башка кешеләрнең индивидуальлеген кабул итәргә һәм бәяләргә өйрәтү.

Уенда катнашучылар биремнәрне үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, тормыш кыйммәтләре турында сөйләштеләр. Уенны рефлексия белән тәмамладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International