Кама Тамагы районыннан Шәйхәйдаровлар гаиләсе «Ел гаиләсе» конкурсында җиңү яулады

2024 елның 6 августы, сишәмбе

«Антонов бакчалары» проектына нигез салучы Ренат белән Айгөл биш бала тәрбияләп үстерәләр һәм бергәләп ял итәргә вакыт табалар. Аларның зур һәм тату гаиләсе күпләр өчен үрнәк. Шәйхәйдаровлар - «Антоновка» гаилә театрының өлкәннәр составы артистлары. Алар Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» фестивалендә чыгыш ясаган, ә 2021 елдан Әлмәттә «Җиңел канатлар» Бөтенроссия урам театрлары фестивалендә катнашалар. Моннан тыш, алар ел саен үткәрелә торган «Красновидовода Яблочный спас» бәйрәмендә катнашалар.

Россиядә Гаилә елы кысаларында үткәрелгән «Ел гаиләсе – 2024» бәйгесенең финалында илнең 88 төбәгеннән 388 гаилә көч сынашты. Жюри гаиләләрне үзара хөрмәт итү, бергәләп вакыт үткәрү, балалар тәрбияләү, иҗтимагый активлык һәм гаилә традицияләрен саклау кебек критерийлар буенча бәяләде.

Нәтиҗәдә 88 гаилә җиңүче булды, шул исәптән Шәйхәйдаровлар гаиләсе, алар «авыл гаиләсе» номинациясендә җиңделәр. Бүләкләү тантанасы октябрьдә Мәскәүдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International