Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт имзалаучы гражданнар хәзер 1,7 млн сумга кадәр түләү ала ала. РФ Президенты Владимир Путинның яңа указы нигезендә МХО зонасында 1 августтан алып ел ахырына кадәр хезмәт итүгә контракт төзегән хәрбиләр 400 мең сум күләмендә федераль түләү алачак.
Шул рәвешле, Татарстанда контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүнең гомуми суммасы 1,7 млн сумга җитәргә мөмкин:
Татарстан Республикасыннан – 1 005 000 сум,
РФ Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум,
муниципалитетлардан – 300 мең сумга кадәр.