Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды. Спорт чараларында катнашу социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәламәт яшәү рәвешенә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә өйрәтә.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ата-ананың эмоциональ сәламәтлеге» программасын сынау дәвам итә. Ул социаль адаптациядә кыенлыклар белән очрашкан балалар белән үзара хезмәттәшлекнең адекват һәм нәтиҗәле формаларына өйрәтүгә юнәлдерелгән. Программа Россиядә Гаилә елы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яңа технология керттеләр – социаль хезмәт алучылар ясалма ротангтан кашпо үрергә өйрәнәләр.
Инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүче «Старость в радость» хәйрия фонды вәкилләре «Хат язышу» программасын дәвам итәләр.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы социаль хезмәт алучылар белән «Үз язмышыңны сындырма» темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашуның максаты – наркомания һәм психоактив матдәләр куллану белән бәйле куркынычлар турында хәбәрдарлыкны арттыру.
Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә акчаларны дистанцион урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән чара үткәрелде.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру һәм тиешле медицина тикшерүе узу өчен китерүне оештыру дәвам итә.
Бүген мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәге филиалын ачу тантанасы булды. Шмидт урамындагы бина каршындагы мәйданчыкта балалар һәм аларның әти-әниләре җыелган иде.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.
Әтнә муниципаль районында яңа уку елы алдыннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Татарстанда бу акция 18 нче тапкыр узачак. Ул авыр тормыш хәлендә калган балаларга, аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү максатында үткәрелә.