Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре, аларның балалары һәм интернат-йортта яшәүчеләр ярдәм акциясендә катнаштылар. Алар барысы бергә төрле файдалы үләннәр киптерделәр һәм аларны чәй пакетларына тутырдылар. Үлән чәйләрен махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрәчәкләр.
Интернат-йортта мәрхәмәтле хезмәткәрләр эшли, алар өлкәннәрне кайгыртып кына калмый, ә аларга җәмгыять өчен файдалы итеп яшәргә дә ярдәм итә.