Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Ничек итеп мошенниклар корбаны булмаска» дигән видеодәрес узды. IT-җинаятьләр кылуның иң киң таралган ысуллары, цифрлы технологияләр кулланып урлау куркынычлары һәм алардан саклану ысуллары турында сөйләделәр.
Өлкәннәргә банк хезмәтләреннән ничек куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдаланырга, гражданинның онлайн-операцияләрне тыю мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Дәрес төркем формасында узды.