Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Спас ярминкәсендә катнаштылар

2024 елның 6 августы, сишәмбе

3 августта Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты хезмәткәрләре гадәттәгечә Алабугада узган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнаштылар. Ярминкәдә педагогларның сизгер җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр кулы белән эшләнгән эшләнмәләр күрсәтелде.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ярминкәдә агачтан, эпоксид сумаладан эшләнмәләр, тасмалар белән чигүләр, полимер балчыктан савыт-саба, текстиль интерьер курчаклар, бәйләнгән уенчыклар һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим иттеләр.

Спас ярминкәсендә шулай ук Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәтләр алучылары да актив катнашты.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты ярминкәгә килүчеләрне модульле оригами техникасында башкарылган эшләре белән гаҗәпләндерде.

Җәлил интернат-йорты коллективы шулай ук алмаз мозаикадан эшләнгән эшләнмәләр, кулдан эшләнгән сабын, күн брелоклар һәм ротангтан ясалган вазалар белән таныштырды.

Кама Аланы интернат-йорты хезмәткәрләре «Осталар шәһәре» мәйданчыгында интернат-йортта яшәүчеләр тарафыннан хезмәт буенча инструкторлар җитәкчелегендә ясалган декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр ярминкәгә тастымал, энә савытлары, башмаклар, балалар һәм олылар оекбашлары, кашпо әзерләгәннәр иде. Сатудан кергән акчаларны МХО катнашучыларына ярдәмгә юнәлтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International