Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-аналык һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәге филиалында булды. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин озатуында ул учреждениене карап чыкты, үзәкнең эше белән танышты, дәресләрдә булды һәм тернәкләнүче балаларның ата-аналары белән аралашты.
Быел бинага масштаблы ремонт ясалган, шулай ук аның тирә-яны төзекләндерелгән. Болар барысы да ата-аналар, тәрбияләнүчеләр һәм үзәк кунаклары өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.
