Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре айның соңгы ишегалды уеннарын үткәрделәр. Алар Наласа авыл җирлегендә, мәктәпнең урам территориясендә үтте.
«Форпост» яшьләр-патриотик үзәге, «Арча» волонтерлык хәрәкәте активистларының зур командасы тәҗрибә туплады, яңа кешеләр белән танышты, халык алдында чыгыш ясау күнекмәсенә ия булды һәм балалар өчен чын бәйрәм уздырырга өйрәнде.