Буа районында социаль хезмәтләр алучылар белән профилактик эш алып барыла

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән «Мошенниклыкны профилактикалау» темасына мәгълүмати эш алып баралар.

Чараларның максаты – мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып кылына торган җинаятьләрне профилактикалау. Гражданнар белән мошенниклык төрләре һәм ысуллары турында фикер алышалар, төрле ситуацияләрне мисалларда карыйлар.

Чаралар белән барлыгы 426 өлкән яшьтәге граждан колачланган. Аларның барысына да тематик белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International