Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар үзләренең белемнәрен киңәйтүләрен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә алар «Мастеровые» драма театрында булдылар.
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында МХО зонасына күчтәнәчләр әзерләү һәм җибәрү күркәм традициягә әверелде. Йон оекбаш, киптерелгән имбир, кулдан киселгән токмач, хуш исле варенье җибәргәннәр иде инде. Бу юлы җәй көне әзерләнгән кипкән җиләк-җимешләр һәм хуш исле үләннәр белән чәй ясарга булдылар.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 50 036 вакансия тәкъдим итә.
Татарстанның Ютазы районыннан Абрамовлар гаиләсенең төп девизы – барысын да бергә эшләү. Теләсә нинди эш бергә эшләнә. Гаилә яшь буын өчен үрнәк булып тора.
Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Рәзинә Чуртанова эшли. Ул күпбалалы әни. Ире Руслан белән алар биш бала тәрбиялиләр, никахта инде 16 ел. «Наз» үзәгендә социаль хезмәткәр булып Рәзинә Чуртанова 2013 елдан бирле эшли.
23 сентябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кеше һәм гражданның хокуклары һәм бурычлары» дигән тематик чара үткәрелде. Максат – балигъ булмаганнарның хокукый аңын һәм законнарга ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар сафында түбәнкамалы Линур З. Да бар. Ул быел июнь аенда үз теләге белән хәрби хәрәкәтләр зонасына киткән кешеләрнең берсе. Алгы сызыктагы беренче көннәрдән үк ул үзен кыю, тәвәккәл һәм ышанычлы сугышчы итеп күрсәткән. Бүгенге көндә ул штурм отряды командиры. МХО максатларына ирешүгә ярдәм итә торган бурычларны уңышлы үтәгәне, тырышлыгы өчен Линурны РФ Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләгәннәр.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Югары Ослан районы сугышчыларга ярдәм итүдә актив катнаша. «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, мәсәлән, маскировка челтәрләрен үрүдә катнаша.
Күпбалалы Татьяна һәм Евгений Ишметьевлар гаиләсе өч бала тәрбияли – уллары Егор, Андрейны һәм тумыштан килгән генетик авыру диагнозы куелган кызлары Дарьяны.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында учреждение хезмәткәрләре катнашында уен узды. Интернат-йортта 58 хезмәткәр эшли, аларның барысы да профсоюзда тора.